Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр врачка компьютер аша языла ала

Хәзер безнең районда да врачларга чиратка компьютер аша, өйдән чыкмыйча гына да язылып була. Моның өчен интернетта uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп, "Здравоохранение" билгесен табып, аңа басасыз һәм шуннан соң чиратка язылырга теләүчеләр өчен алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында төгәл аңлатмалар бирелә. Чиратка басу өчен медицина полисының сериясен, номерын күрсәтергә туры...

Хәзер безнең районда да врачларга чиратка компьютер аша, өйдән чыкмыйча гына да язылып була. Моның өчен интернетта uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп, "Здравоохранение" билгесен табып, аңа басасыз һәм шуннан соң чиратка язылырга теләүчеләр өчен алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында төгәл аңлатмалар бирелә.

Чиратка басу өчен медицина полисының сериясен, номерын күрсәтергә туры киләчәк һәм кайсыдыр медицина учреждениесенә беркетелгән булуың кирәк.
Шулай ук врачларга күренергә теләүчеләр инфоматлар һәм терминаллар аша да чиратка баса алалар. Терминаллар район үзәк больницасында: балалар поликлиникасында һәм регистратура каршында куелган.
-Терминал аша язылырга теләүчеләргә махсус шунда кизү торучы шәфкать туташы ярдәм итә, - ди район үзәк больницасының система администраторы Рәдиф Сөләйманов.- Бер авырлыгы да юк. Яңа полис булган очракта штрих- кодны укыту да җитә. Язылу төгәлләнгәч, терминал талон чыгара. Анда кемгә, кайчан һәм ничә сәгатьтә күренәсе күрсәтелә. Терминаллар аша әлегә тар профильле врачларга: отоларингологка, стоматологка, дерматологка, окулистка, урологка, травматологка, фтизиатрга языла алалар. Ел башыннан 3000 пациент врачларга гшулай күренгән.
Киләчәктә үзәк больницада электрон хезмәт күрсәтүне тагын да киңәйтү күздә тотыла, бүген кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итәсе генә калган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы больница

2
X