Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр дару алуның файдалырак булуын аңлап бетермиләр

Районда яшәүче 2150 пенсионер ташламаларга ия. 1 августка алынган мәгълүматлар буенча шуларның 722се генә бушлай дарулар ала, ягъни 1428 пенсионер дарудан баш тарткан, аны акчалата ала. -Дөрес, бик азга гына булса да дарудан баш тартучылар саны кими. 1 майда андыйлар - 1468, 1 июньдә - 1445, 1 июльдә - 1441,...

Районда яшәүче 2150 пенсионер ташламаларга ия. 1 августка алынган мәгълүматлар буенча шуларның 722се генә бушлай дарулар ала, ягъни 1428 пенсионер дарудан баш тарткан, аны акчалата ала.

-Дөрес, бик азга гына булса да дарудан баш тартучылар саны кими. 1 майда андыйлар - 1468, 1 июньдә - 1445, 1 июльдә - 1441, августта тагын 13кә кимеде, - ди РФ Пенсия фондының райондагы идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова. - Айга 766 сум өстәмә керем алам дип, ташламалардан баш тартып, авыр хәлдә калмагыз. 1 октябрьдән соң фикерегезне үзгәртеп булмый.
Районда яшәүче, ташламаларга ия бер пенсионер 2016 ел өчен дарулардан баш тарткан. Тик бу ел дәвамында аның авыруы көчәеп китә һәм дәвалану өчен, ай саен, бер тартмасы 400 сум тирәсе торган 4 тартма дару кирәк була. Хәзер аңа ай саен шул кадәр дару сатып алырга туры килә. РФ Пенсия фондының район идарәсе белгечләре "өстәгеләргә" дә мөрәҗәгать итеп карый, тик файдасыз. Законны үзгәртеп булмый. 2017 елның 1 январенә кадәр, югарыда мисалга китерелгән авыру даруларны үзе сатып алачак, башка чара юк.
Мондый очраклар бер генә түгел. 2017 елга карар кабул итү өчен бер айлап кына вакыт калып бара. Уйлап бетерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ташламалар Дарулар белән тәэмин итүне Пенсия фонды

2
X