Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернатына генераллар килде

Зур ремонттан соң, Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернаты кабат үз ишекләрен ачты. 9 еллык бу уку йортына бүген кунаклар да күп килде. Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Конев исемен йөртүче мәктәпне үзгәртеп коруга байтак - 51 миллион сум чамасы акча тотылган. Тикмәгә түгел, элеккеге белән чагыштырсаң, бина һәм аның тирә-юнен танырлык та...

Зур ремонттан соң, Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернаты кабат үз ишекләрен ачты. 9 еллык бу уку йортына бүген кунаклар да күп килде.

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Конев исемен йөртүче мәктәпне үзгәртеп коруга байтак - 51 миллион сум чамасы акча тотылган. Тикмәгә түгел, элеккеге белән чагыштырсаң, бина һәм аның тирә-юнен танырлык та түгел, ул аерым бер комплекс сыман.

-Бинаның стеналары гына иске, калган бөтен җир яңарды, - ди мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләйманов.

-Бу эштә булышкан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, төзүчеләргә бик зур рәхмәт, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бүгенге тантанада чыгышында. -Үзе дә биредә укыган Нариман Сваровский аерым хөрмәткә, мактауга лаек.

Рязаньда югарыхәрби училищеда белем алучы, киләсе елда офицер булачак Нариман Сваровскийны, гомумән, әлеге чарада күпләр телгә алды. Мәктәп-интернатны өр-яңа итү өчен башлап йөрүче нәкъ ул бит. Президент Миңнеханов Чирмешәнгә килгәч, Нариман аңа мәктәп-интернатны ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Курсант якташыбыз Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән дә элемтәгә чыккач, бу эш уңай чишелеш тапты - ярты ел дигәндә мәктәп-интернатның уку һәм интернат корпусларын капиталь ремонтлап куйдылар, бинаны бәйрәм ясап ачтылар.

Мәктәп-интернатта тирә-як тагы сигез шәһәр һәм районнардан, шулай ук Чирмешәннән 5-11нче классларда 142 егет һәм кыз укый.

Бу чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов та катнашты.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән яңа уку елы белән котлап, ул болай диде: "Бүген сезнең тормышта дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе - булачак һөнәрегезгә беренче адымыгызны ясадыгыз, төп белем алу белән бергә махсус әзерлек тә үтәргә уникаль мөмкинлек бирелә. Моның өчен сезнең кадетлар мәктәп-интернатында тиешле шартлар тудырылган: материаль - техник база ныгытылган, яңа йокы һәм уку корпуслары төзелгән. Укыгыз, хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, һәрвакыт кадетлар дуслыгын һәм бер-берегезгә таяныч булуыгыз аша Ватанны данлавыгыз мөһим".

Баш федераль инспектор педагогларга һәм булачак Ватан сакчыларына рәхмәт сүзләре ирештерде.

Бүген Идел буе федераль округындагы кадетлар корпусларында 1500дән күбрәк кеше укый, шул исәптән 244се - күп балалы гаиләләрдән, 95се - ятимнәр һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүмнәр.

Моннан 9 ел элек оештырылган Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында 8нче класста укучы Риназ Мөхәммәтҗанов биредә уку шартларыннан бик канәгать.

-Форма-кием бирәләр, яхшы ашаталар, - ди ул.

Бәйрәмдә ике генерал: Үзәк хәрби округының хәрби-патриотик эш буенча өлкән инспектор Анатолий Молоствов һәм "Юнармия" төбәк хәрби-патриотик хәрәкәт рәисе Александр Бородин, ТР Фән һәм мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова һәм башкалар да мәктәп коллективына, кадетларга тәбрикләүләр җиткерделәр. Кунакларга төзелеш сыйфаты бик ошады.

Бу бәйрәм барышында мәктәп-интернат аның исемен йөрткән Советлар Союзы Герое генерал Иван Никитич Коневка багышланган мемориаль такта да ачылды.

...Якты, иркен корпуслар кабинетларында озакламый өр-яңа җиһазлар да урнаштырылачак. Бу эшне Яшел Үзән суднолар төзү заводына йөкләгәннәр. Бәлки киләсе елда ук мәктәп-интернатның үз ашханәсе, үз спорт залы да булыр. Әлеге мәсьәләне хәл итү юнәлешендә дә конкрет эш башламакчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined генераллар килде кадетлар мәктәпинтернатына