30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида мәктәп автобуслары юлга чыгарылмады
Бүген иртән районда артык салкын иде. Шул сәбәпле, район мәктәпләренә балалар йөртүче мәктәп автобуслары юлга чыгарылмаган. Бары Тимәш, Сугышлы һәм Подлесныйныкылар гына бүген укучыларны илткән һәм алып кайтачак. Тагын ике көн салкын булачак, дип күрсәтә интернетта. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе - төнлә -22, көндез -18 градуслар күрсәтә. Урыны-урыны белән тагын да...
-
Шикле кеше күрсәгез, полициягә хәбәр итегез
Узган елны районыбызда террорчылык һәм экстремизм характерындагы җинаятьләр теркәлмәгән. Мондый төр закон бозуларны алда да булдырмау максатында хокук сакчылары даими, профилактик аңлату эшләре үткәрәләр. -Полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне ачу белән беррәттән экстремизмны, террорчылыкны кисәтү буенча да конкрет эш алып бара, - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлеге...
-
Рәхмәт хаты
28нче гыйнварда гаиләбезгә авыр кайгы килде. Яраткан, кадерле әтиебез Җамалиев Наил Фазыйл улы якты дөньядан мәңгелеккә китеп барды. Безнең әтиебез искиткеч әйбәт, акыллы, олы җанлы, зур ихтирамга лаек кеше иде. Бу хәсрәтле вакытыбызда кайгыбызны уртаклашып, матди һәм рухи ярдәм күрсәтүчеләргә район үзәк больницасының врачларына, шәфкать туташларына, авылдашларга, дусларга, тирә-күршеләргә, туганнарга,...
-
Чирмешән яшьләре "Своя игра" интеллектуаллар уенында (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән күле аккошсыз калды
Чирмешән күлендәге аккош ялгыз кыш чыга алмаган (аны кышларга Түбән Кәминкәгә җибәргән иделәр). Аккош гыйнвар ахырында үлеп киткән.
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Укучылар саны кимеми Түбән Кәминкә төп мәктәбендә 43 укучыга 12 укытучы белем бирә. 1 класста 3 бала укый. 9 классны 1 укучы тәмамлаячак, киләсе уку елында 1 класска 4 бала килүе көтелә. Беренче сабый - Гафуровларда Бәркәтә авылында бу елның беренче сабые гыйнвар ахырында дөньяга килгән. Диләрә һәм Динар Гафуровларның...
-
Чирмешән кызлары - спортзалда
Эштән кайтып, өйдә аш-суын көйләгәннән соң, хатын-кызларыбыз бу атналарда кичләрен спорт залларына ашыга. Шулай итеп, волейбол буенча район чемпионаты гүзәл затлар арасында да старт алды. Бәйгедә барлыгы 36 команда көч сынаша. Ир-егетләр уеннарны декабрь башында башланган иде. Авыл җирлекләре, оешма, учреждение командалары чемпионатның төп призларын "эләктермәкче". Хәтерегезгә төшерәбез, җиңүче командага...
-
Чирмешәндә тугыз хуҗалык мини-ферма төзи
Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр өчен күпер кайчан төзелер, Совет урамында яктырткычлар янмый, Мәктәп урамында юл начар, район үзәк больницасында түләүле хезмәтләр кертәләр, районда халык саны кими... Чирмешән авыл җирлегендә узган халык җыенында, нигездә, әлеге һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. Халык җыены Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева...
-
Чирмешәнледән законсыз сакланган сугыш кирәк-яраклары алынган
01 135нче янгын частеннан белешүебезчә, үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 25 хәбәр алынган, шушы вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысы да матди зыян белән. Полиция хезмәткәрләре Чирмешәндә яшәүчедән законсыз сакланган 12 һәм 16 калибрлы...
-
Казанның Әмирхан урамында янгын сүндерүчеләр өч кешене уттан коткарган
Казанның Әмирхан урамындагы тугыз катлы йортта янгын чыккан. (Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә кичә 21.57 сәгатьтә Казанның Фатих Әмирхан урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр иреште, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Татарстан буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең...