Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә санитар – экологик икеайлык башлана

Торак пунктларда санитар чистартуны тизләтү максатында, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте. Аның нигезендә район үзәген һәм авылларны санитар чистарту буенча чаралар планы төзелде. Икеайлык барышында район территориясендә бик күп эшләр башкару планлаштырыла. Әйтик, 1200 төп агач үсентеләре утырту,...

Торак пунктларда санитар чистартуны тизләтү максатында, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрү турында карар кабул итте.

Аның нигезендә район үзәген һәм авылларны санитар чистарту буенча чаралар планы төзелде.
Икеайлык барышында район территориясендә бик күп эшләр башкару планлаштырыла. Әйтик, 1200 төп агач үсентеләре утырту, юлларны, тротуарларны ремонтлау, биналарга косметик ремонт үткәрү, янып чыккан яктырткычларны алмаштыру, чүп-чарны чыгару, өмәләр үткәрү, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү һәм башкалар күздә тотыла.
Әлеге чараларда, өмәләрдә һәр хезмәт коллективы актив катнашырга тиеш.
Болардан тыш Коммуналь хуҗалыкка икеайлык барышында һәм өмәләр үткәргәндә чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны, санитар чаралар вакытында транспорт белән тәэмин итү бурычы йөкләнде. "Чирмешәнурман" учреждениесенә утырту материаллары белән тәэмин итү эше йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X