Түбән Кәминкә авылындагы шәхси эшмәкәр Габбас Хөснуллин пайчылары белән 2016 ел өчен исәп-хисап ясаган.
Мин 24 пай (үземнеке белән бергә) арендалыйм, 2009 елда 10 елга килешү төзедем, - ди Габбас Мингаяз улы. - 10 гектар җирдә печән үстерәбез, солы, борчак, бодай игәбез.
Шәхси эшмәкәр пайчылар теләге буенча, аларга печән яки...
Түбән Кәминкә авылындагы шәхси эшмәкәр Габбас Хөснуллин пайчылары белән 2016 ел өчен исәп-хисап ясаган.
Мин 24 пай (үземнеке белән бергә) арендалыйм, 2009 елда 10 елга килешү төзедем, - ди Габбас Мингаяз улы. - 10 гектар җирдә печән үстерәбез, солы, борчак, бодай игәбез.
Шәхси эшмәкәр пайчылар теләге буенча, аларга печән яки бодай бирә. Быел да бер пай өчен ике рулон печән яки ике центнер бодай биргән, җир өчен салымны да ул үзе түли.
- Элегрәк пай хуҗаларының бакчаларын да бушлай сөреп бирә идек, - ди эшмәкәр. - Хәзер ягулык нык кыйммәтләнде, алай булышырлык түгел.
Нет комментариев