Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясе үтте

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында быел районда 306 укучыга 500 мең сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларына узган чарага 100дән артык бала һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Быел беренче класска баручы баларның 58се социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнә. 2-11 классларда укучы...

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында быел районда 306 укучыга 500 мең сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларына узган чарага 100дән артык бала һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.
Быел беренче класска баручы баларның 58се социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнә. 2-11 классларда укучы , аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 248 балага да мәктәпкә җыенырга ярдәм итәргә кирәк иде. Беренче чиратта аз керемле, күпбалалы, гаиләгә тәрбиягә алынган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә, опекуннарда тәрбияләнүче балаларга игътибар бирелде. Бүгенге бәйрәмдә дә укучыларны сәхнәгә чакырып, тантаналы шартларда һәммәсенә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләрне тапшырдылар.
Бу хәйрия акциясендә районыбызның барлык оешмалары һәм учрежденияләре дә актив катнаштылар. Аеруча нефтьчеләр зур өлеш керткәннәр, шул исәптән "Нурлатнефть", "Гриц", "Татойл", "Шешмаойл" җәмгыятьләре дә.
-Бу бик кирәкле һәм мөһим акция,- диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.- Форсаттан файдаланып, бу изге эштә катнашкан һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм, ә инде булачак укучыларның гел яхшы билгеләргә генә укуын телим.
Кармыштан килгән Фәнүзә Шәмсунова ялгызы дүрт бала тәрбияли. Быел аңа өчесен мәктәпкә әзерләргә кирәк.
-Өченче балам - Айсылу быел беренче класска керә,- ди күпбалалы әни.- Мин бу бәйрәмне оештыручыларга, безгә бүләк бирүчеләргә бик рәхмәтле.
Керкәледә яшәүче Ульяна Сафина да бүгенге чарага әнисе Ләйсән белән килгән. Ул да түземсезлек белән портфель биргәннәрен көтеп алды да, аның эчендә нәрсәләр барлыгын тикшерде.
-Минем мәктәпкә барасым килә, - ди Ульяна.- Мин бишлегә генә укыячакмын.
Чарадан күбрәк фоторәсемнәр сайтның "ФОТОРЕПОРТАЖЛАР" рубрикасында.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!