Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә “мактаулы“ гражданнар азайды

"Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины" исеменә хәзер ел саен бер генә кеше дәгъва кыла ала. Кемдер аеруча зур казанышларга ирешсә, гаять зур батырлык кылса, андыйлар "чиратка" куелмый, "лимит" үсәргә мөмкин. Бүген әлеге мактаулы исемне районда фидакарь хезмәте белән танылган, җитәкчелек итү елларында аерым, күмәк уңышлар яулауга сизелерлек өлеш...

"Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины" исеменә хәзер ел саен бер генә кеше дәгъва кыла ала. Кемдер аеруча зур казанышларга ирешсә, гаять зур батырлык кылса, андыйлар "чиратка" куелмый, "лимит" үсәргә мөмкин.

Бүген әлеге мактаулы исемне районда фидакарь хезмәте белән танылган, җитәкчелек итү елларында аерым, күмәк уңышлар яулауга сизелерлек өлеш керткән 13 кеше йөртә.
2014нче елны "мактаулылар" берьюлы дистәдән артык җитәкче (аларның күбесе элек җитәкче постлар биләгән, кайберләре инде мәрхүм) исәбенә артты. Муниципаль район Советының чираттагы, унөченче утырышында депутатлар бу хакта шул елда кабул ителгән берничә карарны гамәлдән чыгардылар, яңа карар чыгардылар, ягъни элеккеге карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Утырышта фикер алышуларда әйтелгәнчә, мактаулы гражданин булу өчен мактаулы гамәлләр кылып эшләргә һәм яшәргә кирәк.
Утырышта "2016-2021 елларга һәм 2030 нчы план елына Чирмешән муниципаль районының социаль икътисади үсеш стратегиясе" дә расланды. Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, әлеге мөһим документта чагылыш тапкан параметрлар, саннар, ориентирлар республика министрлыклары һәм ведомстволары белән килештерелгән.
Депутатлар районның 2016нчы елга бюджетына да үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр. Бюджетның керем өлеше 18 миллион 528 мең сумга артты. Чыгымнар өлеше 8 миллион 310 мең сумга кимеп (алар буенча каралган эшләр кичегә дигән сүз), яңа карарда чыгымнарны 26 миллион 838 мең сумга күбәйттеләр. Ул сумма булачак мал сую пунктын электр челтәрләренә тоташтыруга, хезмәт буенча файдалагу өчен муниципаль торак төзүгә, физкультура һәм спортны үстерүгә, һәм башка эшләргә юнәлдерелә, Чирмешәндәге җәмәгать мунчасын ремонтлауга 700 мең сум күләмендә субсидия бирелә.
Муниципаль район Советының әлеге утырышында фикер алышуларда республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мактаулы гражданины