Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә өлкәннәрне чыршы янында биеттеләр

Районыбызның 100ләп өлкән кешесен үзәк ашханәдә Кыш бабай һәм Кар кызы котлады, бүләкләр таратты. Быел да, традиция буенча, "ветераннар елкасын" зурлап билгеләп үттеләр. Районыбызның барлык авыл җирлекләреннән килгән әби-бабайлар рәхәтләнеп күңел ачтылар, сыйландылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәмгә килгән бер кеше дә бүләксез китмәде. Утыз Имәннән Рәхилә апа Иләева белән Зәмзәмия апа...

Районыбызның 100ләп өлкән кешесен үзәк ашханәдә Кыш бабай һәм Кар кызы котлады, бүләкләр таратты. Быел да, традиция буенча, "ветераннар елкасын" зурлап билгеләп үттеләр.

Районыбызның барлык авыл җирлекләреннән килгән әби-бабайлар рәхәтләнеп күңел ачтылар, сыйландылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәмгә килгән бер кеше дә бүләксез китмәде.
Утыз Имәннән Рәхилә апа Иләева белән Зәмзәмия апа Мәгъсумоваларның мондый бәйрәмдә әле беренче тапкыр гына катнашулары. Алар гомерләре буена колхозда бергә эшләгәннәр - сыер сауганнар, дуңгызлар да караганнар.
-7 классны тәмамлагач, 1956 елда фермага барган идем, пенсиягә чыкканчы шунда эшләдем, - ди Рәхилә апа. - Әни безне ялгызы үстерде, әти сугышта үлгән, ул киткәндә мин бишектә калганмын. Әнигә җиңелрәк булсын дип, эшкә дә иртә керештем, укырга мөмкинлек булмады.
Зәмзәмия апага бүген икеләтә бәйрәм, бүген ире - Вахит абыйга 80 яшь тулган. Бу яшькә кадәр тигез тормышта, балалар тәрбиясендә яшәү үзе зур бәхет.
Бәйрәмгә килгән кунакларны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да кайнар котлады, гаиләләренә иминлек, тыныч тормыш теләде, 2015 елга йомгак ясап, ирешкән уңышларыбыз турында сөйләде, киләчәккә планнар белән дә уртаклашты.
-Пенсиягә икмәк кабул итү предприятиесеннән киттем, лаеклы ялга чыккач та әле 7 ел хезмәт куйдым, - ди Чирмешәнннән Евгений Яковлев. - Быел җәй ярдәмгә чакырган иделәр дә, җитмешкә барганда авыррак шул. Шулай да хезмәттәшләремнең хәлләрен беләм, киңәшләрем белән ярдәм итәм. Бәйрәмгә чакыруларына зур рәхмәт.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чыршы өлкәннәр биеде