Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында законсыз аракы сатучыларга карата административ эш ачылган

Агымдагы елның алты аенда район территориясендә 102,5 литр спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Шуның 40,5 литры Казахстан, ә 62 литры башка субъектлардан кертелгән. Полиция хезмәткәрләре рейдлар барышында өйдән акциз маркасыз спиртлы эчемлек сатучы дүрт гражданинны һәм "начар аракыны" автомобильдә анда-монда йөртүче өч кешене тоткарлаганнар. Бәркәтә авылында яшәүче бер ир кешенең...

Агымдагы елның алты аенда район территориясендә 102,5 литр спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Шуның 40,5 литры Казахстан, ә 62 литры башка субъектлардан кертелгән.

Полиция хезмәткәрләре рейдлар барышында өйдән акциз маркасыз спиртлы эчемлек сатучы дүрт гражданинны һәм "начар аракыны" автомобильдә анда-монда йөртүче өч кешене тоткарлаганнар.
Бәркәтә авылында яшәүче бер ир кешенең өеннән 7 литр спиртлы сыеклык алынган. Ә бер чирмешәнленең акциз маркасыз спиртлы эчемлек сатуы ачыклангач, тагын 51 шешә эчемлекне хокук сакчыларына үзе тапшыра. Шундый кәсеп белән шөгыльләнүче карачишмәленең эзенә төшкәч, ул да акциз маркасыз 34 шешә аракысын чыгара.
-Бу гражданнарга карата административ эш ачылды һәм документлар безгә - госалкогольинспекциягә җибәрелде, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең районыбызда Түбән Кама бүлеге әйдәүче белгече Лилия Мортазина. - Аларны тикшерү дәвам итә.
Үз хуҗалыгыннан ялган аракы саткан Керкәле кешесенә карата җинаять эше кузгатылган һәм судка җибәрелгән.
Февраль аенда Чирмешән авылының Дзержинский урамында җиңел автомобиль туктатыла һәм Шентала станциясе кешесенең автомобиле салоныннан 0,5 литрлы16 шешә спиртлы эчемлек алына. Ижевск кешесенең автомобиленнән законсыз "ясалган" шундый 10 шешә аракы табыла. Ә Самара өлкәсенең Кошки авылы кешесенең автомобилендә тиешле документларсыз 71 шешә эчемлеккә тап булалар. Әлеге гражданнарга карата административ эш ачылган һәм госалкогольинспекциягә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: административ эш законсыз рәвештә сатылучы алкогольле эчемлекләр