Чирмешән районында сөрелмәгән җирләр бар әле
Көн темасы

Чирмешән районында сөрелмәгән җирләр бар әле

Районның авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә әле тагын 26 мең гектарлап мәйданны сөрәсе-эшкәртәсе бар. Бу бик зур эш күләме. Кичә алынган мәгълүматларга караганда, 28 меңгә якын гектарда сөрү агрегатлары узган. "ЧирмешәнАГРО", "Күтәмә АГРО фирмасы", "Лениногорск агрофирмасы" җәмгыятьләрендә сөрелмәгән, эшкәртелмәгән җирләр бик аз калган. "Сөлчә", "Серендеев Н.И.", "Авангард"та, темпны көчәйтсәләр, әлеге эшне якын...

Районның авыл хуҗалыгы предприятие­ләрендә әле тагын 26 мең гектарлап мәйданны сөрәсе-эшкәртәсе бар.

Бу бик зур эш күләме. Кичә алынган мәгълүматларга караганда, 28 меңгә якын гектарда сөрү агрегатлары узган.
"ЧирмешәнАГРО", "Күтәмә АГРО фирмасы", "Лениногорск агрофирмасы" җәмгыятьләрендә сөрелмәгән, эшкәртелмәгән җирләр бик аз калган. "Сөлчә", "Серендеев Н.И.", "Авангард"та, темпны көчәйтсәләр, әлеге эшне якын көннәрдә үк төгәлли алалар. "Кара Чишмә", "Алга", " Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятьләрендә бу эшне быел җиңдерә алулары икеле, агрегатлар узган мәйданнар 250-600 гектар чамасы гына.
Калган эшкә кар ява...

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы гектар предприятие

Нет комментариев