3 сентябрь көнне Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр.
Әлеге көн 2004нче елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә билгеләнә. Террор акты нәтиҗәсендә анда 334 кеше һәлак була, аларның 186сы - балалар. Һәр ел саен татарстанлылар, шул исәптән райондашларыбыз да, бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән теракт...
3 сентябрь көнне Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр.
Әлеге көн 2004нче елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә билгеләнә. Террор акты нәтиҗәсендә анда 334 кеше һәлак була, аларның 186сы - балалар. Һәр ел саен татарстанлылар, шул исәптән райондашларыбыз да, бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән теракт корбаннарын искә ала.
Сентябрь аенда районда экстремизмга каршы айлык уза. Аның кысаларында төрле чаралар үтәчәк. Әйтик, 3 сентябрь көнне мәктәпләрдә "Экстремизмга - юк!" исеме астында махсус дәресләр узарга тиеш. Бу темага багышланган әңгәмәләр, лекцияләр була. Шулай ук район үзәгендә спорт ярышлары һәм концерт үткәрү дә каралган.
Нет комментариев