Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында дүрт автомобиль катнашында авария булган

Республика территориясендә, катлаулы һава торышы белән бәйле рәвештә, "Буран" операциясе игълан ителде. -Безнең төп бурыч - катлаулы һава шартларында иң элек кешеләр тормышы куркынычсызлыгын һәм район юлларында транспортның нормаль хәрәкәтен тәэмин итү өчен бөтен шартларны тудыру,- диде гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район...

Республика территориясендә, катлаулы һава торышы белән бәйле рәвештә, "Буран" операциясе игълан ителде.

-Безнең төп бурыч - катлаулы һава шартларында иң элек кешеләр тормышы куркынычсызлыгын һәм район юлларында транспортның нормаль хәрәкәтен тәэмин итү өчен бөтен шартларны тудыру,- диде гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында әлеге комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров.
Синоптиклар фаразы буенча, якын көннәрдә һава температурасы нык үзгәрмәячәк, ул 0-1 градуска кадәр төшәр, тагын кар явар дип көтелә, буран чыгу ихтималы зур.
Сүз уңаенда. Кичә, 11 январьда, безнең районда - Яңа Элмәле янындарак, олы юлда дүрт автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Шөкер, йөртүчеләргә, пассажирларга зур зыян килмәгән.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гражданнар тәүлек буена 01, 112, 2-57-01 телефоннары аша шалтырата алалар.
Барыбыз да гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга тиешбез. Аеруча энергетикларга, юлчыларга, медицина хезмәткәрләренә уяулыкны югалтырга ярамый.
Бу көннәрдә юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр. Барлык кирәкле техника әзер булырга тиеш. Хәер, бу көннәрдә юлчыларга тәүлек буе кизү торырга, юлларны гел чистартып торырга туры килә.
Гомумән, комиссия утырышында һәр оешмага диярлек конкрет бурычлар йөкләнде.
Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан автомобиль юлларында транспорт хәрәкәте чикләнде.