Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында өч кеше ялган рәвештә учетка куйдырган өчен закон каршында җавап бирәчәк

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр Чирмешәннең 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды. 02 5нән 11 мартка кадәр Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кергән. Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да - матди зыян белән, имгәнүчеләр юк....

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр Чирмешәннең 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды.

02 5нән 11 мартка кадәр Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кергән.

Район юлларында 7 юл-транспорт һәлакәте булган, барысы да - матди зыян белән, имгәнүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 83 очрагы ачыкланган.

Полиция хезмәткәрләре төрле кагыйдә, закон бозулар өчен 8 административ беркетмә төзегәннәр. Әлеге адрес буенча яшәмәячәкләрен белә торып, чит ил кешеләрен ялган рәвештә учетка куйдырган өчен, районның өч кешесе (Күтәмә, Әккәрәй, Бәркәтә авылларыннан) закон каршында җавап бирәчәк. Полиция хезмәткәрләре Лениногорск-Чирмешән юлында туктатылган җиңел автомобиль салонында спиртлы сыеклык тутырылган пластик шешәләргә тап булганнар. Тикшерү бара.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Бәркәтә авылында бер автомашинаны тоткарлыйлар, әүвәл аның йөртүчесе автоинспекторларның туктату таләбенә буйсынмыйча, качарга тели, ләкин машинасы белән юл кырыена төшеп китә. Әлеге кагыйдә бозучы машина йөртергә хокукы булмаган Туймәт авылы яшүсмере булып чыга.

03 Узган ялларда, 8нән 12 мартка кадәр, ашыгыч медицина ярдәменә 58 чакырту булган. Әлеге хезмәт фельдшеры Римма Андреева әйтүенчә, ОРВИ белән авыруның 7 очрагы теркәлгән, көнкүрештә имгәнүләр алуның берничә очрагы булган. Чакыртуларның күбесе - йөрәк, кан тамырлары чирләре белән авыручылар янына. Дүрт кеше инсульт диагнозы белән Әлмәт больницасына озатылган.

04 Районның газ хезмәте слесарьлары газ мичләрен, җиһазларын көйләү һәм төзәтү буенча бер атнада 45 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешән районында ялган рәвештә учетка куйдырган өчен өч кеше җавап бирәчәк закон каршында