Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында байтак кеше төшкә кадәр үк референдум бюллетене алды

Бүген Чирмешән районы авыл җирлекләрендә дә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга бәйле референдум уза. Кайбер авылларда халык аеруча актив. Көндезге сәгать 12гә алынган мәгълүматларга караганда, Чумачкадагы сайлау участогында исемлеккә кертелгәннәрнең 93 проценты тавыш биргән дә. Ульяновкада, Югары Кәминкәдә, Иске Үтәмештә бу күрсәткеч 62-65 процент. -Исемлеккә кертелгән 14 мең 819 кешенең 6202се,...

Бүген Чирмешән районы авыл җирлекләрендә дә гражданнардан үзсалым акчалары җыюга бәйле референдум уза.


Кайбер авылларда халык аеруча актив. Көндезге сәгать 12гә алынган мәгълүматларга караганда, Чумачкадагы сайлау участогында исемлеккә кертелгәннәрнең 93 проценты тавыш биргән дә. Ульяновкада, Югары Кәминкәдә, Иске Үтәмештә бу күрсәткеч 62-65 процент.

-Исемлеккә кертелгән 14 мең 819 кешенең 6202се, ягъни 42 проценты төшкә кадәр үк бюллетеньнәр алды, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.- 34 участок та вакытында ачылды, референдум барышында шикаятьләр юк.

Лашманда исемлектәге 840 гражданның 350се сәгать 11гә чаклы тавыш биргән дә.

-Бездә үзсалым акчасы көч җитәрлек - бер кешегә 300 сум. Авыл урамнары төнлә дә якты, кышын юлларны гел чистартып торалар, - ди әле генә сайлау участогыннан чыккан Тәлгать Садыйков. - Авыл Советыбыз халык өчен тырыша, рәхмәт.

Мәдәният йортында эшләүче, вузда да укучы Алинә Зыятдинова да шулай ди, референдум үткәрүләрен хуплый.

Бу мөһим чара - референдум дәвам итә. Әлегә район үзәгендә сайлаучылар -гражданнар сүлпәнрәк кебек. Кичкә кадәр, билгеле, участокларга әле тагын байтак кеше килер. Үзсалым акчалары, әгәр билгеләнгән эшләр бүген яклау тапса, халык мәнфәгатьләренә тотылачак: урам яктырткычлары яңарачак, су чыганаклары, башнялар ремонтланачак, тирә -юнь, шул исәптән зиратлар чистартылачак. Халыктан җыеласы акчага бер сумга дүрт сум исәбеннән, республика да средстволар бирә

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined