Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 37 ятим торакка чират тора

Тәрбиячесен югалткан ятим баланы тораклы итү республика программасы буенча, 2017 елда районда ятимнәргә - 5 егет һәм кызга йорт төзү планлаштырыла. Быел бездә ятимнәргә торак төзелмәгән, ә 2015нче елда 4 райондашыбыз үз йортында яши башлаган. 2013 елга кадәр ятимнәргә торак алу өчен сертификат бирелде. Һәр яшь кеше үзе теләгән шәһәрдә...

Тәрбиячесен югалткан ятим баланы тораклы итү республика программасы буенча, 2017 елда районда ятимнәргә - 5 егет һәм кызга йорт төзү планлаштырыла.

Быел бездә ятимнәргә торак төзелмәгән, ә 2015нче елда 4 райондашыбыз үз йортында яши башлаган.
2013 елга кадәр ятимнәргә торак алу өчен сертификат бирелде. Һәр яшь кеше үзе теләгән шәһәрдә йорт яки квартира сатып алырга хокуклы иде, - ди район опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Светлана Севастьянова. - Ә хәзер торак теркәлү урыны буенча гына бирелә. Бүгенге көндә бүлеккә 37 гариза керде, ягъни шул кадәр яшь кеше торак алуга чиратта тора.
Агымдагы елның 1 декабренә алынган мәгълүматлар буенча районда тәрбиягә алган 28 гаиләдә - 48, опекага алган 20 гаиләдә 26 бала яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Торак шартларын яхшырту ятим