Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән лицеендагы участокта референдум халыкның актив катнашында уза

Чирмешән авыл җирлегендә бүген узучы референдумда, иртәнге сәгать унга, исемлеккә кертелгән гражданнарның 16 проценты, ягъни 829 кеше тавыш биргән дә.

Бу мәгълүматлар район территориаль сайлау комиссиясендә иртәнге сәгать 10га тупланган.

Мәгълүм булганча, җыеннарда үзсалым акчалары җыюга һәм куллануга бәйле әлеге референдум безнең районда Чирмешән авыл җирлегендә генә үткәрелә, калганнарда ул халык җыеннары аша хәл ителә.

Референдум аеруча Чирмешән лицеендагы участокта гражданнарның зур активлыгы белән уза, монда тавыш бирү башланганнан соң, өч сәгать эчендә, 240 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең 20 проценты бюллетень алган.

Түбән Чегодайда бу күрсәткеч 21 процент.

Мондый мөһим чаралардан читтә калганым юк, иртүк тавыш бирдем, - ди Түбән Чегодайда яшәүче 78 яшьлек ветеран Дилбәр Дәүләтшина. - Тормыш бик әйбәт хәзер, әмма, бергәләшеп, аны тагын да яхшырта алабыз. Пенсияне китереп торалар, зарым юк.

Бүген Чирмешән җирлегендә узучы референдумда исемлеккә кертелгән 5136 кешене көтәләр.

Чирмешәндә көн бик матур бүген, аяз, иртүк кояш чыкты. Ярминкә дә оештырдылар, ул ике атнага бер үтә, халыкка яшелчәләр, тере мал, ит, сөт ризыклары, кием-салым сатып алырга мөмкинлек тудырдылар.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X