Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән кырларында орлыклар тишелми калмас

Кичә һәм бүген яуган яңгырлар быел чәчелгән уҗым, күпьеллык үләннәр культураларына да яңа сулыш өрер, алар тишелми калмас. Яңгыр кирәк иде, районда ике ай чамасы явым-төшемнәр булмады бит. Әлегә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6 мең гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән (былтыр да бу вакытта шул чама булган). Чәчүдә "Сөлчә", "Күтәмә...

Кичә һәм бүген яуган яңгырлар быел чәчелгән уҗым, күпьеллык үләннәр культураларына да яңа сулыш өрер, алар тишелми калмас. Яңгыр кирәк иде, районда ике ай чамасы явым-төшемнәр булмады бит.

Әлегә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 6 мең гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән (былтыр да бу вакытта шул чама булган).
Чәчүдә "Сөлчә", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Авангард", "Ильхан" җәмгыятьләре - алда баручылар.
Ивашкинодагы "Серендеев Н.И." хуҗалыгы исә бу эшне төгәлләде дә, 360 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчеп куйды. "Лениногорск Агрофирмасы" да үз планын үтәү алдында.
"Үтәмеш АГРО", "Кара Чишмә" чәчүне озакка сузалар, "Алга"да чәчкечләр һаман кырга чыкмаган әле.
Бүген җир эшкәртүне дә нык тизләтергә кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тупланган мәгълүматларга караганда, "Күтәмә АГРОфирмасы"нда 2040 гектарда, ягъни барлык планлаган мәйданда сабан узган. "Чирмешән АГРО", "Авангард", "Серендеев Н.И." җәмгыятьләре буенча да күрсәткечләр яхшы. Тулаем район буенча 12 мең 564 гектар җир эшкәртелгән (планга карата 31 процент).
"Үтәмеш АГРО", "Кара Чишмә", "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Моляков В.А." җәмгыятьләрендә эшкәртелгән җирләр бик аз яки бөтенләй юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы предприятие