Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән егетләренең төннәре кыскарачак (+ФОТО)

Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында ыгы-зыгылы вакыт. Көзге чакырылыш башланды, ул 1 октябрьдән алып 31 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Районыбыздан 45 егет армия сафларын тулыландырырга тиеш була. Хәзерге вакытта әлегә 100 ләп райондашыбыз - "срочниклар" солдат шулпасы эчә. Якташларыбыз нигездә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Безнең егетләр Һава-космик гаскәрләрдә, милли...

Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында ыгы-зыгылы вакыт. Көзге чакырылыш башланды, ул 1 октябрьдән алып 31 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Районыбыздан 45 егет армия сафларын тулыландырырга тиеш була.

Хәзерге вакытта әлегә 100 ләп райондашыбыз - "срочниклар" солдат шулпасы эчә. Якташларыбыз нигездә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Безнең егетләр Һава-космик гаскәрләрдә, милли гвардиядә дә байтак.
Ульяновка авылыннан Антон Калугин да быел хәрби кием кияргә җыена. Казан спорт академиясен быел тәмамлаган спортчы физик яктан нык егет, сәламәтлегенә дә күз тимәсен.
-Минем әтием Юрий да армиядә булган, Германиядә хезмәт иткән. Үземнең элиталы гаскәрләргә, флотка китәсем килә, мин моңа әзер, дип саныйм. Дусларым да армиягә барырга киңәш итә. Әлеге сынауны узмасаң, хәзер эшкә урнашу да кыенрак бит, - ди Антон.
Районыбыз табиблары берничә көн никрутларның сәламәтлеген тикшерә. Гадәттә, призывникларның 70-72 проценты медиклар тарафыннан хәрби хезмәткә яраклы дип табыла. Яшьләр арасында начар күрүчеләр күп, йөрәк, кан басымы, ашказаны авыруларыннан интегүчеләр шактый.
Югары уку йортлары студентлары өчен солдат хезмәте кичектерелеп тора. 9 нчы сыйныфны тәмамлап, техникумда, училищеларда укучылар да мондый өстенлеккә ия. Үзләре теләсә, әлбәттә, шәхси гариза нигезендә егетләр армиягә китә ала. Районда андыйлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фотографии