Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән чаңгычыларын Кыш бабай бүләкләде

Кыш бабай призына узган чаңгы ярышларында Сосновкада яшәүче бертуган Юлия, Анна һәм Максим Тимирясовлар - өчесе дә призлы урыннарга лаек булдылар. Әлеге ярышлар Яңа ел бәйрәмнәренең соңгы көнендә район үзәгендәге стадион мәйданында узды. Кыш бабай белән бергә, спорт сөючеләрне котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров та килгән иде....

Кыш бабай призына узган чаңгы ярышларында Сосновкада яшәүче бертуган Юлия, Анна һәм Максим Тимирясовлар - өчесе дә призлы урыннарга лаек булдылар.

Әлеге ярышлар Яңа ел бәйрәмнәренең соңгы көнендә район үзәгендәге стадион мәйданында узды. Кыш бабай белән бергә, спорт сөючеләрне котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров та килгән иде.
Бу спорт чарасында район оешмаларында һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр, авыл җирлекләре вәкилләре көч сынаштылар, аеруча мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар бик актив булдылар.
Бәйгегә гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Әйтик, Керкәле авылында яшәүче Гөлгенә Газыймова өчен җан атарга ире, кызы һәм өч яшьлек улы Сәйяр дә килгән. Ул Кыш бабай бүләк иткән чаңгыда шуды.
-Без гаиләбез белән чаңгыда йөрергә яратабыз,- ди укытучы булып эшләүче Гөлгенә. - Ул күңел күтәренкелеге өсти, сәламәтлек өчен дә файдалы. Балаларны да өйрәттек. Улыбыз, чаңгысын киеп, көн саен шуарга чыга. Кызыбыз да аңардан калышмый.
Туймәттән Динә һәм Наил Сөләймановлар да бүгенге бәйгедә үзләрен сынап карадылар. Наил үз төркемендә финишка икенче булып килде. Ә инде Сосновкадан Тимирясовлар гаиләсе бүген өч приз иясе.
Үз төркемнәрендә беренче урын алган Ульяновкадан Надежда Филимонова, Наталья Масюткина, Иске Элмәледән Владимир Мануйлов, Марина Колесникова, Бәркәтәдән Марат Җамалиев, Шешминкадан Дмитрий Зубовларга да Кыш бабай Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.
VIP - узышка чыккан оешма, предприятие җитәкчеләре арасында Түбән Кәминкә мәктәбе директоры Әхтәм Мусин һәм район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флюра Рәхимҗанова дистанцияне барыннан да тиз уздылар.
Әлеге ярыштан күбрәк фотолар: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8118-chirmesh%D3%99nd%D3%99-kyish-babay-prizlaryina-cha%D2%A3gyi-yaryishlaryi.html
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кыш бабай чаңгычылар ярышы