Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән 40 сантиметрга күтәрелгән

Район үзәгендә, авыл эчендәге Амур ягына чыга торган һәм Бәркәтәдән Чумачка уңаендагы күперләр астындагы тамгалар бүген бу елгалардагы суның 40 сантиметрга күтәрелгәнен күрсәтә. -Бу - куркыныч түгел. Шушмада критик нокта - 2, 2,5 метр, Чирмешән елгасында - 5-7 метр чамасы. Тамгаларны даими тикшереп торабыз, - ди районның 135 нче санлы...

Район үзәгендә, авыл эчендәге Амур ягына чыга торган һәм Бәркәтәдән Чумачка уңаендагы күперләр астындагы тамгалар бүген бу елгалардагы суның 40 сантиметрга күтәрелгәнен күрсәтә.

-Бу - куркыныч түгел. Шушмада критик нокта - 2, 2,5 метр, Чирмешән елгасында - 5-7 метр чамасы. Тамгаларны даими тикшереп торабыз, - ди районның 135 нче санлы янгын-коткару хезмәте начальнигы Фәрит Яруллин. - Һава торышының шулай, көндез җылытып, төнлә салкынайта төшүе яхшы. Быел җир туңмаганлыктан, эрегән кар сулары сеңә дә бара. Куркыныч булмаска тиеш. Иң мөһиме - бездән өстәге Әлмәт, Лениногорск районнарында буаларны кинәт ачмасыннар иде. Дөрес, андагы хезмәттәшләр белән бу уңайдан даими хәбәрләшеп торабыз.
Су басу очрагында бәла-казаларны бетерү максатында районда өйрәнүләр дә узды. Анда ашыгыч хезмәтләрне җәлеп иткәннәр.
Түбән Кәминкә авылында Исмаиловлар хуҗалыгына кар сулары төшеп, су ишегалларына, абзарларына кергән. Гаиләгә 01 хезмәтеннән ярдәм сорарга туры килгән. Суга китәргә комачаулаган карны трактор белән ердыртып суны җибәрешкән коткаручыларга, аеруча тракторчы Нияз Гайнуллинга Исмаиловлар бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Шушма Чирмешән елгасы су ташулар