Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел 6 яшүсмер үз-үзенә кул салган

Республикада апрель аенда гына да, яшүсмерләрнең үз-үзенә кул салуның ике очрагы (Тукай, Кукмара районнары) теркәлгән. Ел башыннан 6 яшүсмер үзенең гомерен чикләгән, 2015 елда шундый өч очрак булган. ТР Министрлар кабинетында видеоконференция режимында узган балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышында соңгы очраклар, суицидның сәбәпләре тикшерелде. Ике районда да 9...

Республикада апрель аенда гына да, яшүсмерләрнең үз-үзенә кул салуның ике очрагы (Тукай, Кукмара районнары) теркәлгән. Ел башыннан 6 яшүсмер үзенең гомерен чикләгән, 2015 елда шундый өч очрак булган.

ТР Министрлар кабинетында видеоконференция режимында узган балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышында соңгы очраклар, суицидның сәбәпләре тикшерелде. Ике районда да 9 класста укучы яшүсмерләр үз-үзенә кул салган. Мондый хәлләрне булдырмас өчен профилактик эш алып барырга кирәк.
Соңгы елларда безнең районда мондый бәхетсезлек очраклары юк, әмма үз-үзенә кул салырга теләүче яшүсмерләр булгалый.
Югары Ослан районында 4 яшьлек малайның суга батуы да бөтен республиканы тетрәндерде.
Суның тормыш өчен куркыныч та булуы хакында балаларның исләренә төшереп торырга кирәк. Мәктәпләрдә, барлык классларда да, су янында саклык чараларын үтәү турында лекцияләр үткәрергә кирәклеге ассызыкланды утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суицид яшүсмерләр