Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтәдә суның биеклеген тикшереп торалар

Бәркәтә авылында язгы ташулар вакытында Ленин, Карл Маркс һәм Фәрһад Шакирҗанов урамнарындагы 72 йортка су басу куркынычы яный. Аларда 165 кеше гомер кичерә. -Авыл җирлеге каршындагы язгы су ташуларга каршы оештырылган комиссия утырышында оператив план төзелде, авылның ташу чорына әзерлеге тикшерелде,- ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. -Ташулар вакытында...

Бәркәтә авылында язгы ташулар вакытында Ленин, Карл Маркс һәм Фәрһад Шакирҗанов урамнарындагы 72 йортка су басу куркынычы яный. Аларда 165 кеше гомер кичерә.

-Авыл җирлеге каршындагы язгы су ташуларга каршы оештырылган комиссия утырышында оператив план төзелде, авылның ташу чорына әзерлеге тикшерелде,- ди Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова. -Ташулар вакытында тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла. Шушмада суның биеклеген комиссиясе әгъзалары көненә өч тапкыр тикшереп, үлчәп торалар. Ике көймәнең хуҗалары белән дә килешеп куелган. Су басу зонасына эләккән йортларның һәрберсендә булып, памяткалар да таратып чыктык. Эвакуацияләргә туры килсә, һәр йорт хуҗаларының кая күчәчәге билгеләнгән.
Авыл халкына төрле хәлләргә әзер тору, йорт тирәләрен кардан чистартып, су агып китү өчен каналлар казып кую зарур. Кирәкле документларны бергә туплап, полиэтилен пакетка салып куярга кирәк. Мал-туар турында да кайгыртырга. Су басу ихтималы булса, Бәркәтәдә шәхси хуҗалык малларын җәмгыять фермасында урнаштырырга мөмкин икән.
-Ел елга туры килми. Ничек булачагын, су хәрәкәтен, биеклеген алдан әйтеп тә булмый, - ди Бәркәтәдә Шушма буенда гомере буе яшәүче Хәниф абый Минханов. -Әмма әзерлек күрү кирәк. Без маллар өчен биегрәк урын ясап куябыз, мал азыгын-фуражны да өскәрәк күтәрәбез, бәрәңгене базга чамалап кына салабыз, күп өлешен югарыда саклыйбыз. Нигездә, ел саен безнең йортка, базларга су керә. Идәннәргә 20-30 сантиметр гына кала. Быел су ташулар каты булмас кебек. Чөнки Шушмада боз нәзек, җир дә туңмаган, эрегән кар суы җиргә сеңә бара. Шулай да теләсә нинди хәлгә әзер булырга кирәк дип саныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined