Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югары Кармалкадагы фаҗига аркасында ике бала ятим кала

Январь аенда Югары Кармалка авылында булган фаҗига нәтиҗәсендә ике бала ятим кала. Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, төнге сәгать өчтә полициянең кизү бүлегенә бер ир-ат "хатынымны үтердем", дип шалтырата. 1983нче елгы хатын-кызның үлү сәбәбе - баш сөягендә ябык җәрәхәте булуы ачыклана. Аның ирен, 1979нче елгы ир - атны,...

Январь аенда Югары Кармалка авылында булган фаҗига нәтиҗәсендә ике бала ятим кала.

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, төнге сәгать өчтә полициянең кизү бүлегенә бер ир-ат "хатынымны үтердем", дип шалтырата. 1983нче елгы хатын-кызның үлү сәбәбе - баш сөягендә ябык җәрәхәте булуы ачыклана. Аның ирен, 1979нче елгы ир - атны, кулга алалар. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.
Аларның ике балалары әлегә әбиләре тәрбиясендә.
Канлы вакыйганың төп сәбәбе - аракы. Бу көнне алар икесе дә: ире дә, хатыны да спиртлы эчемлекләр кулланган була. Ир - ат тормыш иптәшен авыл мәдәният йорты янында табып ала һәм шунда ук кыйный да башлый. Соңрак, полициядә аңлатма биргәндә ул, "мин машина йөртүче булып эшлим, өйгә кайтканда ул еш кына исерек була, ашарга да әзерләми иде", дип аклана. Әмма ул вакытта ир - ат, үзе дә эчкән килеш томандагы халәттә булып, хатынын кыйный - кыйный урам буе өенә кадәр сөйрәп кайта, киемнәре дә урам буена таралып кала. Әлеге хәлне күрүчеләр дә бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Югары Кармалка ятим

2
X