Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Түбән Кәминкә кырыннан печән төргәкләре “аякланган”

25 ноябрьдән – 1 декабрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

01 Ноябрь аеның соңгы атнасында да, аннан алдагысындагы кебек, районда ут бәла-казалары булмаган. Без бу хакта 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан һәм ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постыннан белештек. Чирмешән коткаручылары Иске Элмәле авылы янында булган юл һәлакәтенә барганнар, анда Яр Чаллы шәһәреннән эшчеләр утырган автобус юл кырыена төшеп киткән.

02 25 ноябрьдән – 1 декабрьгә кадәр район полиция бүлекчәсендә 30 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында матди зыян белән 3 юл-транспорт вакыйгасы булган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 71 очрагы теркәлгән.

Полиция участок уполномоченныйлары 6 административ беркетмә төзегәннәр.

Түбән Кәминкә авылыннан берәү билгесез кешенең кырдан җиде төргәк печәнен урлавы хакында гариза язган, матди зыян күләме 8 мең сум.

Әккәрәй авылы кешесе Чирмешәндә Ульяновка авылыннан берәүнең кредит картасын тапкан һәм аңардан үзенчә файдаланган: кибеттә 2200 сумлык товар алган. Аның әлеге гамәлендә җинаять кылу билгеләре бар.

03 Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрне ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә 30 чакырту теркәлгән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, 3 кеше инсульт кичергән, аларны Әлмәткә больницага озатканнар, ОРВИ белән авыруның дүрт очрагы теркәлгән. Һәрвакыттагыча, күпчелек чакыртулар кан басымы чирләреннән интегүчеләр янына күп булган.

04 Узган атнада район газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын көйләү һәм төзәтү белән бәйле 43 заявка үтәгәннәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X