Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Татарстанда 17 район башлыгы ришвәт алган өчен җавапка тартылган

Быел, ришвәт алып, 201 вазифаи зат канун бозган. (Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда вазифаи җинаять буенча 266 эш судка җибәрелгән. Ришвәтчел җинаять аркасында 201 вазифаи зат хөкемгә тартылган. Алар арасында федераль орган һәм оешмаларда хезмәт итүче - 26, республика идарә тармакларында эшләүче - 20, муниципаль берәмлекләрдәге 29 вазифаи...

Быел, ришвәт алып, 201 вазифаи зат канун бозган.


(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда вазифаи җинаять буенча 266 эш судка җибәрелгән. Ришвәтчел җинаять аркасында 201 вазифаи зат хөкемгә тартылган. Алар арасында федераль орган һәм оешмаларда хезмәт итүче - 26, республика идарә тармакларында эшләүче - 20, муниципаль берәмлекләрдәге 29 вазифаи зат бар.

Шул исәптән, 17 муниципаль район башлыгы да җавапка тартылган. Бу хакта бүген "Татар-информ" уздырган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисад куркынычсызлыгы һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин әйтте.

"Анализ ясасак, коррупция фактлары дәүләт һәм муниципаль органнарның нәрсәгәдер ризалык бирүче, кул куючы вазифаи затлары арасында теркәлә", - бүлек башлыгы. - Әйтик, Түбән Кама сусаклагычының эксплуатация идарәсе баш гидротехнигы 110 мең сум ришвәт алганда тоткарлана. Ул ике елга шартлы рәвештә хөкем ителде һәм вазифасыннан азат ителде".

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда ришвәтнең уртача күләме ике тапкырдан да күбрәккә арткан. Узган ел бу сумма 120 мең сумны тәшкил итсә, быел ул 271 мең сумга кадәр "үскән".

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/29/153318/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined