Хокук саклау органнары күпме генә кисәтмәсен, районыбызда мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны арта бара.
Әле шул көннәрдә генә билгесез затларга 4 мең сум акча күчергән райондашыбыз турында хәбәр иткән идек. Инде аферистлар чирмешәнле И. белән элемтәгә кереп, аңардан да 14 мең сум акча алуга ирешкәннәр. Аларның эш схемасы бер үк: өй...
Хокук саклау органнары күпме генә кисәтмәсен, районыбызда мошенниклар кармагына эләгүчеләр саны арта бара.
Әле шул көннәрдә генә билгесез затларга 4 мең сум акча күчергән райондашыбыз турында хәбәр иткән идек. Инде аферистлар чирмешәнле И. белән элемтәгә кереп, аңардан да 14 мең сум акча алуга ирешкәннәр. Аларның эш схемасы бер үк: өй телефонына шалтыратып, улыгыз яки башка якыныгыз безгә акча тиеш, бурычын тиз арада кайтармасагыз, аңа начар булачак дип яныйлар. Һәм баласы өчен борчуга төшкән ата-ана аны - моны тикшермичә, терминал аша акча күчерергә ашыга. Ә каядыр чит төбәкләрдә акча җыеп утыручы мошенникларга шул гына кирәк тә.
Нет комментариев