Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Сынау срогын үтә алмаган чирмешәнлеләрнең иреге чикләнгән

Чирмешән районында яшәүче, шартлы рәвештә хөкем ителгән Р. тиешле көнне җәзаларны үтәтү инспекциясенә килеп вакытында билгеләнеп китмәгән. Хөкем тәртибен шушы рәвешле бозган өчен, район суды әлеге гражданин өчен сынау срогын ике айга озайткан һәм аңа ике ай эчендә рәсми рәвештә эшкә урнашу шарты куйган. Инспекция начальнигы Ришат Фатыйхов аңлатуынча, тәртипне...

Чирмешән районында яшәүче, шартлы рәвештә хөкем ителгән Р. тиешле көнне җәзаларны үтәтү инспекциясенә килеп вакытында билгеләнеп китмәгән. Хөкем тәртибен шушы рәвешле бозган өчен, район суды әлеге гражданин өчен сынау срогын ике айга озайткан һәм аңа ике ай эчендә рәсми рәвештә эшкә урнашу шарты куйган.

Инспекция начальнигы Ришат Фатыйхов аңлатуынча, тәртипне беренче тапкыр гына бозсалар, шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең барысына да шундый җәза бирелә. Ә инде моны усаллык белән тагын дәвам итсәләр, инспекция шартлы хөкем итүне гамәлдән чыгаруны, андыйлардан суд карарын үтәтүне сорап судка яза. Быел, узган сигез айда, хөкемгә тартылган сигез кеше иректән мәхрүм итү урыннарына озатылган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы инспекция