Самара егетләрен  Чирмешәндә хушбуй урлаган өчен хөкем иткәннәр
Кеше һәм закон

Самара егетләрен Чирмешәндә хушбуй урлаган өчен хөкем иткәннәр

Самара өлкәсеннән дүрт егет кибеттән парфюмерия продукциясе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккәннәр. -Узган елның март аенда 28 яшьлек Михаил Суродин, 23 яшьлек Иван Казак, 18 яшьлек Николай Вагайцев һәм Александр Мусинский, парфюмерия продукциясе урлау нияте белән, Самарадан Чирмешәнгә киләләр, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. -Сатып алучылар кыяфәтендә алар...

Самара өлкәсеннән дүрт егет кибеттән парфюмерия продукциясе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккәннәр.


-Узган елның март аенда 28 яшьлек Михаил Суродин, 23 яшьлек Иван Казак, 18 яшьлек Николай Вагайцев һәм Александр Мусинский, парфюмерия продукциясе урлау нияте белән, Самарадан Чирмешәнгә киләләр, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов. -Сатып алучылар кыяфәтендә алар кибеткә керәләр, аннан соң саклау рамкасы аша каршылыксыз, сиздермичә чыгып китүне максат итеп, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен парфюмерия - туалет сулары төргәк тартмаларының магнит полосаларын куптарып ташлап, 18 флакон урлап чыгалар, матди зыян - 38974 сум.

Шунысын әйтергә кирәк, Суродин моңа кадәр бу кибеттә булып, бер флакон туалет суы урлаган була, суд утырышы барышында бу факт та исәпкә алынган.

Район суды Михаил Суродинга 2 ел сынау срогы белән 1 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Иван Казакка, Николай Вагайцевка һәм Александр Мусинскийга 160-120-140 сәгать мәҗбүри эшләр җәзасы бирелгән.


undefined

Нет комментариев