Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Мошенник Бәркәтә кешесенең 200 мең сумын алдап алган

01 Ноябрьнең беренче атнасында районда янгыннар булмаган. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, янгын-коткару хезмәте бригадаларына юл-транспорт һәлакәтләренә дә чыгарга туры килмәгән. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр 35 хәбәр теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 административ беркетмә төзегәннәр. Район юлларында дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган - алар...

01 Ноябрьнең беренче атнасында районда янгыннар булмаган. 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан белешүебезчә, янгын-коткару хезмәте бригадаларына юл-транспорт һәлакәтләренә дә чыгарга туры килмәгән.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә 30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр 35 хәбәр теркәлгән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган - алар барысы да матди зыян белән. Берәүне машина белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарлаганнар.

Октябрь ахырында Бәркәтә авылында яшәүче берәүгә билгесез кеше шалтыратып, алдап, МТЗ-80 тракторы өчен 200 мең сум акча күчерттерә. Әмма билгеләнгән көнне генә трактор күренми. Мошенниклардан сакланыгыз!

"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсендәге җәйге лагерьдан 48 данә плитә урлаган Кара Чишмә авылы кешесе җаваплылыкка тартыла.

03 Узган өч көн ялда ашыгыч медицина ярдәменә 56 чакырту, 34 мөрәҗәгать булган. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, көнкүрештә имгәнүләр алучылар булмаган, ә менә 19 кеше тән температуралары күтәрелеп мөрәҗәгать иткәннәр. Хроник авырулар янына еш барырга туры килгән.

04 Газ хезмәте слесарьлары узган атнада 40ка якын заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ мичләрен, плитәләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәнлеләр "Халык контроле"на 31 мөрәҗәгать юллаган

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18076

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан алдап алган 200 мең сумын Бәркәтә кешесенең Мошенник