Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Март аеның өч атнасында Чирмешәндә мошенникларга карата 6 җинаять эше кузгатылган

Быел март аеның тәүге өч атнасында район полиция хезмәткәрләре якташларыбызның банк карталарыннан барлыгы 38 мең сум акча урлаган мошенникларга карата 6 җинаять эше кузгаткан.

Гомумән, 11-17 мартта район полиция бүлегенең дежур частенда 27 хәбәр кабул ителгән, 5 җинаять эше кузгатылган, 3се – мошенникларга карата. Полициянең участок уполномоченныйлары 16 административ беркетмә төзегән.

Район юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгүнүче бар, икенчесе матди зыян белән. ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагын ачыклаганнар.

ВАЗ автомашинасы салоныннан спиртлы эчемлек – көмешкә саткан Чирмешән кешесенә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Билгесез адәмнәр Иске Элмәле кешесенең өеннән телевизор приставкасы урлап чыкканнар. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Өендә законсыз рәвештә патроннар саклаган райондашыбызны да җаваплылыкка тартачаклар.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев