Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лашман кешесе әнисенә кул күтәргән

Лашманда берәү, аягы белән тибеп, әнисенең кулын сындырган. Бу эш буенча тикшерү бара.

27 гыйнвардан 2 февральгә кадәр район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда бер җинаять эше кузгатылган.

Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 30 беркетмә төзелгән.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатындагы рейдлар вакытында кагыйдәләр бозуның 14 факты беленгән.

Район юлларында бер юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Шул вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 53 очрагы ачыкланган.

Урманасты Үтәмеш кешесенең акчасын әнисе алган. Ул бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Чирмешән кешесе, билгесез хатын-кыз шалтыратып, аның кредитлары белән кызыксынуы факты буенча тикшерү үткәрүне сорап, гариза язган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев