Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кредитларын түли алмаган чирмешәнле судта җавап тотты

Чирмешәндә яшәүче берәү акча эшләүнең ансат юлын тапкан – банкка барып кредит аласың да, аны кире кайтармыйсың. Шундый ысул белән ул 1 миллион 900 мең сумга якын бурыч җыйган.

Дөрес, алган акчаларының рәхәтен күрә алганмы, юкмы, монысы билгеле түгел. Әмма бурычка чумган якташыбызның эше судка барып җитүе мәгълүм.

Бүген барысы да кредитка яши бит, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Телефонга көн саен шалтыратып, банклар уңайлы шартларда кредит тәкъдим итәләр. Кайберәүләр көчләрен чамаламыйча, кредит өстенә кредит ала һәм ахыр чиктә суд эскәмиясенә килеп эләгә.

Суд утырышы вакытында якташыбыз: “Пандемия булу сәбәпле акча, эшли алмадым”, - дип акланса да, аңа бурычларын кайтарырга туры киләчәк. Район суды шундый карар чыгарды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев