Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кеше исеменә акча алган

Лагеркада яшәүче якташыбыз, аның исеменә 20 мең сум акча алган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорап, полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бу эш буенча тикшерү бара.

13-19 гыйнварда район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул иткәннәр.

Полиция участок уполномоченныйлары 17 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында матди зыян белән биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 69 факты ачыкланган, өч кешегә, исерек хәлдә руль артына утырган өчен, закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәндә яшәүче ханым аны кыйнаган ирен җаваплылыкка тартуны сорый. Кармышта яшәүче берәүгә дә авылдашы кул күтәргән.

Әлеге мәгълүматлар район полиция бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев