Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Көчләүчеләрдән качып 18 яшьлек кыз бишенче каттан сикергән

Түбән Камадагы әлеге җинаять эше судка тапшырылган. Якын арада 31 яшьлек М.Г., 29ар яшьтәге А. К. белән Ә.М. хөкем каршына басачак. Прокуратура тарафыннан аларга гаепләү белдерелгән. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елның 22 февраль төнендә Г., М. һәм К., аек булмаган хәлдә, Түбән Камадагы бер йортның фатирында 24 яшьлек кызны көчлиләр,...

Түбән Камадагы әлеге җинаять эше судка тапшырылган. Якын арада 31 яшьлек М.Г., 29ар яшьтәге А. К. белән Ә.М. хөкем каршына басачак.

Прокуратура тарафыннан аларга гаепләү белдерелгән. Тикшерү фаразлары буенча, 2013 елның 22 февраль төнендә Г., М. һәм К., аек булмаган хәлдә, Түбән Камадагы бер йортның фатирында 24 яшьлек кызны көчлиләр, берничә сәгать буе бикләп тоталар. Моннан тыш Г. үтерү белән дә яный.
2016 елның 12 гыйнварында ир-атлар шул ук адрес буенча һәм кабат исерек хәлдә 18 яшьлек кызны көчләмәкче була. Бу юлы да М. Г. кызны кыйный һәм үтерү белән яный.
Ике очракта да кызлар 5 катта урнашкан фатирның тәрәзәсеннән сикереп котыла. Кызлар исән кала, әмма 18 яшьлегенең сәламәтлегенә авыр зыян килә.
Моннан тыш, 2014 елның 21 октябрендә Ә.М. машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм булган килеш, ЮХИДИ хезмәткәрләренә ялган "права" күрсәтүе дә билгеле булган.
Ир-атлар гаепләрен танымаган. Алар сак астына алынган. Тиздән суд көтелә.
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көчләү Түбән Камада җинаять