Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Караклык очракларын киметү өчен

Lada Kalina, Lada Priora, Hyunday һәм Toyota RAV4... Татарстанда әлеге машиналарны аеруча еш урлыйлар икән. Хәер, агымдагы елда автомобиль урлау очраклары шактый гына кимегән. Бу турыда журналистларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының автомототранспортны куып алып китү һәм урлау кебек җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Рафаэль Габбазов хәбәр итте. Машина урлаучыларның максаты -...

Lada Kalina, Lada Priora, Hyunday һәм Toyota RAV4... Татарстанда әлеге машиналарны аеруча еш урлыйлар икән. Хәер, агымдагы елда автомобиль урлау очраклары шактый гына кимегән.

Бу турыда журналистларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгының автомототранспортны куып алып китү һәм урлау кебек җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Рафаэль Габбазов хәбәр итте.
Машина урлаучыларның максаты - баю түгел
Җитәкче китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда республикада машина урлау белән бәйле җинаятьләр саны 10 процентка кимегән һәм 887 очрак тәшкил иткән. Әлеге җинаятьләрнең 27 процентка якыны Казанда теркәлгән.
- Шунысы мөһим: әлеге төр җинаятьләрнең күбесен машинаны куып алып китү кебек очраклар тәшкил итә. Мәсәлән, агымдагы елда теркәлгән 887 очракның 626сы (!) шушы төргә карый. Кагыйдә буларак, бу төр җинаятьне кылучылар машина ярдәмендә баю, акча эшләү турында уйламый. Төп максатлары: бер урыннан икенче урынга тиз арада барып җитү. Теләкләренә ирешкәч, алар машинаны ташлап калдыралар, - дип аңлатты Рафаэль Габбазов.
Җитәкче сүзләренчә, кыш айларында машина урлауның әлеге төре белән бәйле җинаятьләр тагын да артырга мөмкин. Ник дигәндә, салкын һава торышыннан саклану өчен кайсыберәүләр әллә нинди чараларга барырга әзер.
Шунысын да ассызыклап узабыз: хокук сакчылары мондый төр җинаятьләрне ачыклауга зур игътибар бирә, бу эштә яңа технологияләргә таяна. Нәтиҗәдә, быел әлеге төр җинаятьләрнең ачылыш дәрәҗәсе 85 процент тәшкил иткән.
Ишекне бикләп йөрегез!
Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре башка төрдәге караклык очракларын юк итүгә дә зур игътибар бирә. Агымдагы елда кәрәзле телефон урлау (3621 очрак), автомобиль эчендәге техниканы кулга төшерү (2531 очрак) кебек җинаятьләр аеруча еш очраган. Фатир, кибет һәм складларны басу очраклары да шактый еш теркәлгән. Кесә караклары да тик ятмаган: әлеге төр җинаятьләр саны 974 булган.
- Фатир басу очракларына аерым тукталасым килә. Бу төр җинаятьне кылучыларны ике төркемгә аерырырга мөмкин. Беренчеләре фатирларга ачык балкон һәм тәрәзәләр, ачык ишек аша үтеп керә дә, күзенә ташланган кыйммәтле әйберләрне урлап чыгып китә. Мондый очракларда фатир хуҗаларының үзләрендә дә гаеп бар. Ник дигәндә, өйдән чыгып киткәндә, ишек-тәрәзәләрне яхшылап бикләргә киңәш ителә, - дип белдерде Татарстан Эчке эшләр министрлыгының караклык белән бәйле җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе Тимур Шакирҗанов.
Хәер, кайсыбер "җинаятьчеләр" фатирга хуҗалары өйдә вакытта үтеп керүдән дә курыкмый икән.
- Быел андый очралкар да булгалады. Караклар подъезддан подъездга кереп, ишекләрне тарткалап йөриләр. Ишек ачык булган очракларда беренче күзгә ташланган предметларны җыеп, эленеп торган кием-салым кесәләрен актарып чыгып китәләр, - дип дәвам итте сүзен җитәкче.
Ниһаять, халык аңлый башлаган
Мошенниклык очраклары да актуаль булып кала бирә. Агымдагы елда хокук сакчылары әлеге юнәлешкә карый торган барлыгы 5,9 мең җинаять ачыклаган. Аларның 55,7 проценты - Казанда, 15,9 проценты - Чаллыда, 7,7 проценты - Түбән Камада теркәлгән.
- Кызганыч, бу төр җинаятьләрне ачыклау шактый катлаулы. Ник дигәндә, кагыйдә буларак, алар кәрәзле телефон ярдәмендә кылына. Карак һәм зыян күрүче арасында турыдан-туры контакт юк. Өстәвенә, җинаятьчеләр әлеге төр кырын гамәлләр кылуның яңадан-яңа ысулларын эзләп таба, - ди Тимур Шакирҗанов.
Сөенечле күрсәткечләргә тукталсак, агымдагы елда республикада социаль мошенниклык очраклары 62,5 процентка (!) кимегән икән. Аларның гомуми саны нибары 39 булган.
- Безнең аңлатуларыбыз бушка китми. Соңгы вакытта татарстанлылар чит номердан килә торган смс-хәбәр һәм шалтыратуларга шактый сак карый башлады. Бу исә мондый җинаятьләр санын бермә-бер киметергә ярдәм итте, - дип ассызыклады Тимур Шакирҗанов.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/52123-karaklyik-ochraklaryin-kimetү-өchen.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карак Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мошенниклык