Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җинаятьләрне вакытында кисәтик

Агымдагы елның өч аенда районда яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлгән. Шул чорда 13 яшьтән 17 яшькәчә 12 яшүсмер Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә яшүсмерләр эшләрен профилактикалау бүлекчәсендә исәптә тора. Беренче кварталда 3 яшүсмер исәпкә куелган, 3се исәптән төшерелгән. Аларның 4се - мәктәп, 8се - техникум, училище, колледж укучылары. Балигъ...

Агымдагы елның өч аенда районда яшүсмерләр тарафыннан кылынган ике җинаять теркәлгән.


Шул чорда 13 яшьтән 17 яшькәчә 12 яшүсмер Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә яшүсмерләр эшләрен профилактикалау бүлекчәсендә исәптә тора. Беренче кварталда 3 яшүсмер исәпкә куелган, 3се исәптән төшерелгән. Аларның 4се - мәктәп, 8се - техникум, училище, колледж укучылары. Балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау, аларның хокукларын яклау буенча прокуратура каршындагы эшче группаның чираттагы утырышында да сүз шул хакта барды.

Яшүсмерләрнең җинаять кылуының төп сәбәбе - гаиләләрендәге начар шартлар. Җинаятьләрне булдырмый калу максатында полиция хезмәткәрләре профилактик эшләр үткәрә. Быел ике уңышсыз гаилә профилактик исәпкә куелган, ә барлыгы шундый 9 гаилә исәптә тора.

Утырышта уңышсыз гаиләләрне һәм аларда тәрбияләнүче балаларны вакытында ачыклау һәм профилактик эш үткәрү максатында авыл җирлекләре башлыклары һәм хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә кирәклеге дә билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять