Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында ун көндә ике янгын теркәлгән, биш исерек шофер тоткарланган

1–10 гыйнварда полиция бүлегендә 43 хәбәр кабул ителгән, бер җинаять эше кузгатылган.

Билгесез затлар Чирмешән урман хуҗалыгының 54999 сум акчасын урлаганнар.
Участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре тарафыннан 12 административ беркетмә төзелгән.
 Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, барысы да матди зыян белән.
 Полиция хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 74 очрагын ачыклаганнар, шул исәптән 5 машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән.
Чирмешәндә яшәүче ир-ат алкоголь эчемлек кулланган хәлдә хатынына һәм балаларына пычак белән янаган. Әлеге эш буенча тикшерү бара.
8 гыйнвар көнне район үзәгендә булган янгында 7 яшьлек кыз баланың гомере өзелде. 

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның 
Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев