Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чумачкадан балигъ булмаган балага һәм аның әнисенә административ җаваплылык җәзасы бирелде

Балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында балаларын тәрбияләргә “онытучы” әниләргә кызарырга туры килде.

Әүвәл Чумачка авылыннан бер гаиләнең эшен тикшерделәр. Аларның Әлмәттә яшәүче һәм укуын ташлаган кече кызлары, 17 яшьлек яшүсмер, җәмәгать урыннарында алкоголь кулланган хәлдә. Бу кызга да, әнисенә дә штраф салынды.

Балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәүче Ивашкино авылы кешесе дә штраф түләячәк.

Районның социаль яклау хезмәткәрләре  “хәтәр төркемгә” керүче гаиләләрнең янгын куркынычсызлыгы уңаеннан яшәү шартларын тикшергәннәр. Җитешсезлекләр ачыкланган гаиләләргә, аларны төзәтү өчен, вакыт бирелгән.

автор: Регина Газизова

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев