Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнленең банк картасыннан 54 мең сум акча урлаганнар

Чирмешәндә бер атна эчендә ике җинаять эше кузгатылган, аларның берсе банк картасыннан акча урлау белән бәйле.

Якташыбыз Казаннан Чирмешән кайту өчен автомашинадагы урынга интернет аша бронь алырга тели. Билгесез зат түләүне "ВКонтакте" сылтамасы буенча башкаруны сораган, шунда банк картасы мәгълүматларын белеп алган. Нәтиҗәдә, зыян күрүче шушы рәвешле 54 мең сум акчасыннан колак кага.

Гомумән, 10-16 февральдә полиция бүлегенең дежур частенда 32 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган, аларның берсе янә банк картасыннан акча урлау белән бәйле.

Полиция участок уполномоченныйлары 10 административ беркетмә төзегән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгәннәр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 54 факты ачыкланган. Берәү транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.

Чирмешән кешесе Иске Үтәмеш авылы янындагы фермадан металл арматура урлаган затларны җаваплылыкка тартуны сорый.

Чирмешәнле хатын-кыз район үзәге кибетләренең берсенең ишегалдында яшьләр тәртипсезләнүе хакында хәбәр иткән. Бу эшләр буенча тикшерү  бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X