Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр “Ышаныч тартмалары”на ышанмыйлармы?

Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатыннан район үзәгендәге кайбер оешмаларында "ышаныч тартмалары" урнаштырылган иде. Ләкин әлеге проблема актуаль булса да, аларга ришвәтчелек белән бәйле сораулар, шикаятьләр салучылар юк. -"Ышаныч тартмалары" район үзәк больницасы, район хакимияте, күпфункцияле үзәк биналарында инде берничә ел эленеп тора, - ди муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча...

Ришвәтчелеккә каршы көрәш максатыннан район үзәгендәге кайбер оешмаларында "ышаныч тартмалары" урнаштырылган иде. Ләкин әлеге проблема актуаль булса да, аларга ришвәтчелек белән бәйле сораулар, шикаятьләр салучылар юк.

-"Ышаныч тартмалары" район үзәк больницасы, район хакимияте, күпфункцияле үзәк биналарында инде берничә ел эленеп тора, - ди муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин. - Әмма халык әлеге проблемага битараф күрәсең, чөнки тартмаларны даими ачып, тикшереп торсак та, монда ришвәтчелек белән бәйле дәгъвалар, гозерләр булганы юк. Кайчакта башка өлкәләргә кагылышлы сораулар салалар, без аларны җаваплы оешмаларга тапшырабыз.
Хәзер "Халык контроле" сайтында да коррупциягә каршы көрәш буенча бүлек бар. Кызганыч, райондашларыбыз бу хезмәттән дә файдаланмыйлар. Анда ришвәтчелек белән бәйле очраклар турында аноним рәвештә хәбәр калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ышаныч тартмасы