Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр мошенникларны ярты миллион сумга баетканнар

Бер атна эчендә ике чирмешәнле кырыкалдарларның “кармагына” эләккән.

Якташларыбыз үзләре мошенникларга һәрберсе 500 мең сумга якын акча күчергәннәр.

Мошенниклар халыкны төрле юллар белән алдыйлар. Полиция бүлегеннән белешүебезчә, әлеге якташларыбызга үзләрен федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип атап шалтыраталар һәм банкка барып яңабаштан кредитларын рәсмиләштерергә кушалар. Кызганыч, райондашларыбыз кушканны эшлиләр һәм акчасыз калалар.

Полиция хезмәткәрләре кабат киңәш итә: мондый хәлгә калмас өчен, алган, ишеткән мәгълүматларга сукырларча ышанмаска, таныш булмаган кешелзәр соравына, таләбенә, тәкъдименә карап, аларга акча күчерергә ашыкмаска кирәк. Мошенниклардан курыкмагыз, алар телефон аша гына аралаша.

фото: unsplash.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев