Чирмешәнгә товар китергән шофер кибеткә 2 мең сумлык зыян китергән
16 – 22 сентябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 21 хәбәр теркәлгән.
Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан 16 административ беркетмә төзелгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатканнар.
Район юлларында материаль зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 72 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән.
Район үзәгендә берәү тавыкларымны урлаганнар, дип полициягә шалтырата, әмма әлеге факт расланмый.
Чирмешәндә сәүдә үзәкләренең берсеннән аларга товар китерүче машинаның йөртүчесе 2 мең сумга товар үзләштерү турында хәбәр кергән.
Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча рейдлар дәвам итә, әлеге чаралар барышында үткән атнада 16 хокук бозу очраклары ачыкланган һәм беркетмәләр төзелгән.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев