Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге сәүдә ноктасыннан ит урлаганнар

Чирмешәндә яшәүче ханым, аңа исерек хәлдәге ире кул күтәрүе турында хәбәр иткән, Иске Элмәледә бер йорттан кесә телефоны һәм азык-төлек алып чыкканнар.

Район үзәгендәге бер сәүдә ноктасыннан 2,5 килограмм ит урлаганнар. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.

1-12 гыйнвар көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 27 хәбәр кабул иткәннәр.

Бу чорда өч җинаять эше кузгатылган: банк картасыннан акча һәм кесә телефонын урлау хакында; берәү спиртлы эчемлек кулланып, икенче тапкыр руль артына утырган.

Полиция участок уполномоченныйлары 14 административ беркетмә төзегеннәр.

Бер атнада район юлларында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе матди зыян белән, бер авариядә бер кеше тән җәрәхәтләре алган. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 95 очрагы ачыкланган, өч автомобиль йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарланган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев