Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге күл янындагы видеокамераларны “сукырайтканнар”

Чирмешәндә яшәүче бер якташыбыз район үзәгендәге күл буенда урнаштырылган видеокүзәтү җиһазларының кабельләрен кемнәрнеңдер өзеп китүләре хакында полициягә хәбәр иткән. Әлеге уңайдан тикшерү бара.

Гомумән, 15-22 декабрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 31 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатканнар.

Район юлларында матди зыян белән дүрт юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрнең санга сукмауның 53 очрагы ачыкланган. Ике кеше транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Этикеткасыз пластик шешәдә закон бозып алкоголь продукциясе саткан гражданин “В”га закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Чирмешәннән бер хатын-кыз үзе хакында ялган гайбәт таратучы затларны җаваплылыкка тартуны сорый.

Берәү үзен кыйнаучыдан зарланып полициягә гариза язган.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X