Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндәге бер кибет янында шикле чемодан табылган

13 март көнне полиция бүлекчәсенә үзәктәге бер кибет янәшәсендә хуҗасыз чемодан табылуы турында хәбәр керә.

Әлеге сигнал буенча полиция хезмәткәрләре генә түгел, янгын часте, ашыгыч медицина ярдәме дә тиз арада вакыйга урынына килеп җитәләр.

-Барлык хезмәтләр дә бик оператив, килешеп эшләделәр, - ди полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. – Кибеттән халыкны урамга чыгардык. Кинолог эт белән  чемоданны тикшергәч, аны читкә алып китеп ачтык, анда кием-салым булуы ачыкланды. Соңыннан аны Чирмешәндә яшәүче бер авыру калдырып киткәнен белдек.

Әлеге вакыйганың дәвамы да булган. Шул көнне янгын частена Совет урамындагы бер квартирада янгын чыгуы турында шалтыраталар. Кайтып кына кергән янгынчылар кабат юлга чыкканнар. Квартира хуҗасы, ул чемодан хуҗасы да булып чыга, өенә ут төрткән икән, ярый әле янгын таралып зур зыян китереп өлгерми.  Тынгысыз, авыру якташыбызны шул ук көнне  больницага озатканнар.

- Хәвефле хәбәр тулысынча расланмаса да, райондашларыбызның уяу булуы бик яхшы. Бу очрак безнең һәм башка хезмәтләрнең дә гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерергә мөмкинлек бирде. Киләчәктә дә уяулыкны югалтмасак иде, райондашларыбыздан, шикле хәлләргә очраганда, 2-54-39 яисә 02 телефоннары аша шалтыратуларын сорыйбыз, - ди Хәлил Шәфигулла улы.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев