Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә закон бозучы яшүсмерләр бар

Яшүсмерләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы закон гамәлгә кергәнгә берничә ел үтсә дә, аны бозучылар табылып тора. Бер караганда законны яшүсмерләр боза - тиешле вакытта өйләренә кайтмыйлар. Ә җәза әти-әнигә һәм җәмәгать оешмасы җитәкчесенә (әгәр яшүсмер җәмәгать урынында тоткарланса) бирелә. Әккәрәй мәдәният йортында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган ике яшүсмер кыз өчен...

Яшүсмерләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы закон гамәлгә кергәнгә берничә ел үтсә дә, аны бозучылар табылып тора.

Бер караганда законны яшүсмерләр боза - тиешле вакытта өйләренә кайтмыйлар. Ә җәза әти-әнигә һәм җәмәгать оешмасы җитәкчесенә (әгәр яшүсмер җәмәгать урынында тоткарланса) бирелә.
Әккәрәй мәдәният йортында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган ике яшүсмер кыз өчен мәдәният йорты директоры җавап тота. Закон шулай кушкач берни эшләп булмый - үтәргә туры килә.
Ивашкино авылыннан А. 22 сәгатьтән соң әбисеннән кайтып барганда "погонлылар" тарафыннан тоткарлана, беренче очрак кына булганга, комиссия членнары аны кисәтү белән чикләнде.
Шешминкадан А. спиртлы эчемлекләр эчеп алгач (наркотик үлән куллануы да ачыкланган) гаиләсендә тавыш чыгара, хатынына кул күтәрә.
Ике бәләкәй бала шуларның шаһиты була һәм җан ярасы ала. Әти кеше гаиләсен тынычлыкта калдырырга ышандырды. Беркайда да эшләмичә аракыга акча тапкан иргә штрафка да расходланырга туры килер.
Күптән түгел генә бу комиссиядә "кунак" булган С. (Иске Котыш) чираттагы утырышка да чакырулы, тик килмәгән генә. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган әни яшүсмер кызына начар үрнәк бирә. Бу гаиләгә карата мәктәп коллективына һәм участок инспекторына да игътибарны арттыру бурычы йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан закон