Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәндә бер атнада алты җинаять эше кузгатылган

10-16 март көннәрендә район полиция бүлегенең кизү частенда 32 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда алты җинаять эше кузгатканнар, шуларның өчесе акча урлау белән бәйле. Полиция участок уполномоченныйлары тарафыннан биш административ беркетмә төзелгән.

Бу көннәрдә район юлларында матди зыян белән дүрт юлтранспорт һәлакәте булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 62 фактын ачыклаганнар. Ике автомобиль йөртүче транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән.

Күтәмәдәге бер хуҗалыктан пневматик мылтык һәм патроннар алынган. Керкәледә яшәүче хатын-кызны ире кыйнаган. Чирмешәндә яшәүче ханым аңа эш урынында үтерү белән янаган Югары Чегодай кешесен җаваплылыкка тартуны сорый. Күтәмәдән дә гариза кергән, биредә ике туган арасында низаг чыккан, бер хатын икенчесенә документларын, кесә телефонын, акчасын һәм аяк киемен кире кайтармаган. Бу эшләр буенча тикшерү бара.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X