Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән судында наркотик кулланучыга карата карар чыгарылган

Район судында Әлмәттә туып үскән ир-егеткә карата гаепләү карары чыгарылган, аның бер елга иреген чикләгәннәр.

Ул наркотик матдәләр сатып алуда һәм куллануда гаепләнде, дип хәбәр иттеләр район судыннан.

20 яшьлек егет, Россия Федерациясендә наркотик матдәләрнең ирекле әйләнеше тыелганын белсә дә, Интернет аша, законсыз рәвештә наркотиклар сатучы белән элемтәгә керә. Килешкәч, акча күчергәч, егеткә наркотикның яшерелгән урыны турында мәгълүмат бирелә. Ул, күрсәтелгән урынга барып, “товарны” табып ала.

Шул ук көнне алар, дусты белән, наркотик матдәләр кулланган хәлдә, автомобильгә утырып, Чирмешән районына юл тоталар. Биредә аларны полиция хезмәткәрләре туктаталар һәм наркотикларны табалар.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган, шулай да суд аңа бер елга иреген чикләү турында карар чыгарган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев