Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында тапталып үлгән сыер өчен, хуҗасыннан 800 мең сум акча түләтәләр

Сыер асрау отышлымы? Нигездә, сыер асраучылар бу сорауга: “Әйе”, дип җавап бирәләр. Ләкин якташларыбызның берсе моның белән ризалашмас, чөнки бер сыер аркасында аңа суд юлында йөрергә һәм 800 мең сумга якын акча түләргә туры килгән.

Бу вакыйга узган елның июль аенда була. Бер авылда кичке мәлне бик кыйммәтле җиңел автомобиль юл кырыеннан баручы сыерга килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтенә очраган сыер шунда ук үлгән. Бәрелүдән соң Тойота Королла автомобиленә дә зур зыян килгән, эксперт нәтиҗәсе буенча  ул 767 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Автомобиль хуҗасы әлеге акчаны мөгезле эре терлек хуҗасы кайтарырга тиеш дип саный һәм судка мөрәҗәгать итә. Ә сыерсыз калган кеше машина йөртүчене гаепли.

Суд автомобиль хуҗасы файдасына карар чыгара, сыер хуҗасы аңа 800 мең сумга якын акча түләргә тиеш.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев